Медицина эшләнмәләре предприятиесе буенча җитештерү туры

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Үзбәкстанга эш визиты кысаларында Агентлык җитәкчесе вазифаларын башкаручы Инсаф Галиев медицина билгеләнешендәге киң ассортименттагы әйберләр җитештерү заводында булды.

Завод линияләре буенча җитештерү турына алдынгы технологик җиһаз, медицина перчаткалары һәм шприцлары чыгару линияләрен карау кертелгән. Завод башлыгы экскурсия барышында Инсаф Мөшәррафовичка компаниянең 10 елдан артык эшләү дәверендә нинди уңышларга ирешүе һәм якындагы елларда нинди максатлар куюы турында сөйләде.

“Предприятие 2010 елда оештырылган иде. 2020 елда предприятие елына 90 млн пар күләмендә медицина перчаткалары җитештерүне башлап җибәрде. Хәзер безнең җитештерү куәтләребез Үзбәкстан Республикасы ихтыяҗларын тулысынча каплый, һәм хәзер, базарны өйрәнеп, без Россия территориясендә завод төзергә планлаштырабыз”, – дип билгеләп үттеләр производствога визит нәтиҗәләре буенча киңәшмә барышында.

Сөйләшүләр барышында Татарстан Республикасында инвестицион климат, «Алабуга» МИЗ, «Химград» технополисы, АСИҮТлар, шулай ук әлеге сәнәгать мәйданчыкларында бирелә торган салым һәм таможня ташламалары турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International