Проектларны финанслар белән тәэмин итүче федераль үзәк белән килешүгә кул куелган

2013 елның 25 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында Проектларны финанслар белән тәэмин итүче федераль үзәк һәм Агентлык арасында хезмәттәшлек һәм үзара аралашу килешуенә кул куйдылар.

Документ буенча ТР ИҮА һәм Проектларны финанслар белән тәэмин итүче федераль үзәк инвестицион проектларын финанслар белән тәэмин итүгә әзерләүдә аралашачаклар. Проектларны тормышка ашыру Татарстан Республикасы территориясендә төрле юнәлешләр буенча дәүләт-шәхси партнерлык шартларында планлаштырыла.

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелеге һәм Проектларны финанслар белән тәэмин итүче федераль үзәк вәкилләре арасындагы очрашу вакытында авыл хуҗалыгы хезмәте үзәкләрен булдыру буенча проектлар, «СМАРТ Сити Казан» инфраструктурасын үстерү, инвестицион мәйдан территориясендә урнашкан торак объектларын тормышка ашыру белән бәйләнгән сорауларны карадылар.

Яклар, шулай ук, хезмәттәшлекнең беренче этапларында мәгълүмат алышу турында килештеләр.

 

ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International