Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында ТРның ИҮА башлыгы, ТРның Экспорт Корпорациясе һәм MATRADE (Malaysia External Trade Development Corporation – Малайзия тышкы сәүдә үсеше корпорациясе) белән очрашу узды.
Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Җитәкченең урынбасары Инсаф Галиев, ТР Экспорт Корпорациясенең баш специалисты Максим Винокуров, MATRADE сәүдә киңәшчесе Хайрул Низам Муниер һәм аның ярдәмчесе Хафиз Шарифф катнаштылар.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов MATRADE вәкилләренә 2013 елның гыйнварендә булган ТРның президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында торган Татарстан делегациясенең Малайзиягә визиты турында әйткән һәм шул визитта җиткән килешүләр турында искә төшергән. Шулардан, мәсәлән, Малайзия халыкара сәүдә һәм сәнәгать министры Дато Сери Мустапа бин Мөхәммәд Татарстан Республикасына министрлык делегациясенең визитын оештыруда һәм алдагы эштә кызыксынуын белдергән.
Шулай ук, Линар Якупов кунакларга ТР Экспорт Корпорациясенең эш юнәлешләрен күрсәткән һәм күп төрле юнәлешләргә караган Татарстан Республикасы һәм Малайзия арасындагы хезмәттәшлек турында сөйләгән. ТР ИҮА җитәкчесе билгеләгәнчә, территориядә берничә малайзия компанияләре урнашкан, Татарстан һәм Малайзия вузлары арасында эшчәнлек бара. Линар Якупов, шулай ук, AJM Planning&Urban Design Group, Straits Consulting Engineers, Amanah Capital Group Limited (ACGL) составындагы Малайзия консорциумы «СМАРТ Сити Казан» проекты генераль планының уйлап табучы былып торганын әйткән.
Очрашу барышында яклар, шулай ук, Казанда Euro-Asia Expo 2013 үтүе һәм төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышындылар. MATRADE сәүдә киңәшчесе Хайрул Низам Муниер билгеле чарада катнашуында кызыксынуын белдерде. “Малайзия сервис индустриясе вәкилләре Euro-Asia Expo 2013 тә катнашачаклар”, - дип өстәп куйды. “Шул делегация сервис индустриясе юнәлешендә Россиядә беренче булып торачак”, - дип ассызыкладылар.
ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте