Россиянең Татарстан Республикасы Вәкаләтле вәкиллегендә “Машина төзелеше һәм машина компонентларын җитештерү” инвестицион семинары үтте. Мәскәүдә очрашуны оештыручылар Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россиядәге Татарстан Республикасы Вәкаләтле вәкиллеге булып торалар.
“Машина төзелеше һәм машина компонентларын җитештерү” семинары ТР Инвестицион үсеш агентлыгының Татарстан Республикасында булган приоритетлы үсеш юнәлешләре буенча тышкы чаралар сериясеннән беренче булып тора. Искә төшерик, Татарстанда сигез приоритетлы үсеш юнәлешләре билгеле: химия һәм нефтехимия сәнагәте; машина төзелеше һәм машина компонентларын җитештерү; мәгълүмат технологияләре һәм телекоммуникация; төзелеш, төзелеш материалларын һәм җиһаз җитештерү; медицина һәм фармацевтика; авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү; хәләл-индустрия; хезмәт күрсәтү һәм туризм.
“Машина төзелеше һәм машина компонентларын җитештерү” семинарында Россиядәге Чехия, Испания, Швейцария, Германия, Малайзия чит илләр илчелеге вәкилләре, шулай ук Башкортостан вәкиллеге һәм Россиядәге Франция сәүдә комиссиясе катнаштылар. Катнашучылар арасында, шулай ук, машина өлкәсендә эшли торган Россия һәм дөнья компанияләре: KAMAZ, Mercedes-Benz, Lifan Industrial Group, Metalsa, Kiekert AG, Tenneco Automotive Volga, TRW Automotive Aftermarket, Chery булдылар.
“Мәскәүдәге Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллеге Республика өчен мөһим булган вакыйгалар уздыру урыны булып еш тора”, - инвестицион семинарны ачканда, Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиле Равиль Ахметшин уртаклашты. – “Безнең янына Татарстан белән хезмәттәшлек итергә теләгән күп илләрнең вәкилләре, булачак инвесторлар килә. Сөйләшүләрдән һәм тәкъдимнәрне уртаклашулардан соң алардан күбесе Республика территориясенә килә, хезмәттәшлек детальләре буенча сөйләшәләр һәм Татарстан белән эшлиләр”.
“Татарстанның приоритетлы юнәлешләр үсеше буенча тышкы семинарлар оештыру фикерен Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы уйлап тапкан. Шундый семинарлар Республика алдында яңа һәм кызык мөмкинлекләр ача”, - дип Равиль Ахметшин билгеләде.
“Сезне безнең беренче “Машина төзелеше һәм машина компонентларын җитештерү” тышкы инвестицион семинарында күрергә шат”, - Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашучыларны сәламләде. – “Республиканың приоритетлы юнәлешләр үсеше буенча шундый семинарлар һәрвакыт үтәчәк. Бүгенге очрашу кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион мөмкинлекләре, ТР машина кластерының детальле анализы һәм Татарстанга инвестицияләгән һәм аның территориясендә эшли торган компанияләренең уңышлыгы күрсәтеләчәк... Сезнең белән хезмәттәшлек итергә шат булабыз. Татарстанга рәхим итегез!”
Линар Якупов, шулай ук, семинар катнашучыларына «СМАРТ Сити Казан» республиканың яңа инвестицион мәйданы турында сөйләде. Татарстан Республикасы Үсеш Корпорациясе проектның операторы булып торганын да өстәп әйтте. Республикада масштаблы вакыйгалар үтәчәген билгеләде: Универсиада 2013, KazanSummit 2013, Euro-Asia Expo 2013. Алдагы халыкара компанияләре, Россия банкларының эшен ассызыклады, Татарстанны эш, ял һәм яшәү шартларында барлыкка килгән регион рәвешендә чагылдыпды.
Татарстан республикасының инвестицион потенциалын семинар кысаларында ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру бүлеге рәисе Вайет Форд презентацияләде. Республика территориясендә барлыкка килгән сәнагәть мәйданнарын ТР ИҮА Инвестицион проектларын алып бару һәм аларга булышу бүлеге рәисе Артур Нигъматуллин презентацияләде. Аерым презентация МИЗ «Алабуга» га багышланды - МИЗ «Алабуга»га резидентларны мавыктыру бүлеге рәисе Тимур Хазиев белдерде.
Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан KAMAZ, Kiekert AG, Mercedes-Benz компанияләре вәкилләре семинарда үзенең компанияләренең уңышлык тарихларын сөйләп бирделәр. Kiekert (Германия) компаниясе башкарма вице-президенты Юрген Пеуэлен Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлегенә шат булганын билгеләде.
“Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы, Республика хөкүмәте, КИП-Мастер – безнең яхшы партнерлар”, - семинар катнашучылары белән Юрген Пеуэлен уртаклашты. –“Алар бер юнәлештә эшлиләр һәм нәтиҗәләрне эзләүдә мәгълүмат туплыйлар. Аларның ярдәме булмаса, без шундый нәтиҗәләргә килмәс идек. Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы һәм хөкүмәт инвесторларны һәрвакыт тыңларга тырыша”.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россиядәге Татарстан Республикасы Вәкаләтле вәкиллеге оештырган “Машина төзелеше һәм машина компонентларын җитештерү” инвестицион семинары өч сәгать дәвамында барды, аның эчендә хезмәттәшлекнең яңа юнәләшләре, бизнес һәм дәүләт арасында ачык диалог алып бару турында уртаклаштылар. Республика белән хезмәттәшлектә кызыксынган инвесторлар, үзенең теләкләре һәм аның юнәлешләре турында әйттеләр. Катнашучылар шундый очрашуларда яңа мәгълүмат тупларга, фикерләр белән, максатлар, бурычлар һәм бизнес үсешенең проблемалары турында уртаклашырга мөмкинлекләрен билгеләделәр.
ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте