Петербург халыкара икътисади форумы эшенең беренче көнендә Инвестицион һәм үсеш агентлыкларының милли ассоциациясе үз әгъзалары өчен киң эшлекле һәм мәдәни программа әзерләде.
Төньяк башкала кунаклары, шул исәптән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Инсаф Галиев, Ассоциация әгъзалары очрашуының мәдәни өлешендә, «Фаберже музее»нда булдылар. Эшлекле программа үз эченә ИҮАМА әгъзаларының гомуми утырышын һәм Ассоциациянең Күзәтү советы утырышын алды. Көн тәртибендә Ассоциация Идарәсе составын ротацияләү, ИҮАМА Күзәтү советы составы һәм Ассоциациянең 2022 елның икенче яртыеллыгына эш планнары мәсьәләләре торды.
«ИҮАМА әгъзаларының еллык җыелышы - илебезнең барлык регионнарына синхронизация ясау мөмкинлеге. Яңа икътисади чынбарлыкта инвестицияләр җәлеп итү буенча төбәк оешмаларының роле беренче планга чыга. Безнең уртак бурычыбыз - инвестор өчен проектлар максималь кыска вакыт эчендә гамәлгә ашсын өчен уңайлы шартлар тудыру. Бүген безгә импортны алыштыру, яңа юнәлешләрне үзләштерү һәм Россия Федерациясе субъектларында инвестицион активлыкны үстерү мәсьәләләрен оператив рәвештә хәл итәргә кирәк», - дип билгеләп үтте ИҮАМА башкарма директоры, Идарә Рәисе урынбасары Рафаэль Хөсәеншин.