Бүген Татарстан Республикасы делегациясенең эше эшлекле сессияләрдә, чит ил кунакларының очрашуы һәм стратегик килешүләргә кул кую белән дәвам итә.
Бүгенге көннең иң мөһим сессияләренең берсе Стратегик инициативалар агентлыгы сессиясе булды, анда Россия Федерациясе субъектларының инвестицион климат торышының Милли рейтингы нәтиҗәләре игълан ителде. Татарстан Республикасы Милли рейтингта Россия төбәкләре арасында алдынгы позицияне саклап калды.
«Эчке базарда хәзерге көндәшлек шартларында Россиянең 85 төбәге арасында иң яхшылар өчлегендә булу - шул зур эшнең чагылышы. Татарстан Республикасында эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өчен уникаль чимал, базар һәм юридик база булдырылган. РФ субъектларының инвестклимат торышының Милли рейтингында традицион лидерлык моны безнең төбәк һәм чит ил партнерларыбыз раслый. Беренче квартал нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр үсешне күрсәтә һәм күрсәткечне 110 млрд сумнан артып китә, ДхП үсеше рейтингында 67 нчы урыннан алып 6 нчы урынга кадәр зур сикереш - бу күрсәткечләр безнең позицияләргә уңай йогынты ясый. Без аларны базардагы икътисади тотрыксызлыкка карамастан, сакларбыз һәм ныгытачакбыз», - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.
Форум кысаларында шулай ук Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев белән очрашу узды. «Бүген Казахстан - Татарстанның алдынгы чит ил партнерларының берсе. Без безнең мәсьәләләргә игътибар һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруда һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булулары өчен рәхмәтле», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуда.
Үзбәкстан Республикасының инновацион үсеш министры Ибраһим Абдурахманов белән очрашу БДБ илләреннән килгән партнерлар белән тагын бер очрашу булды. Үзбәкстан делегациясен сәламләп, ТР Президенты «Чирчик» индустриаль паркы кебек проектларда уңышлы адымнарны аерым билгеләп үтте.
ROCKWOOL Russia компаниясе генераль директоры Марина Потокер белән эшлекле киңәшмә республиканың бизнес-партнерларының мөһим очрашуы булды.
"Халыкара хәл катлаулы булуга карамастан, Сезнең компания үз эшчәнлеген дәвам итүе бик мөһим. “Роквул” 2007 елда «Алабуга» МИЗ резиденты статусын алды һәм бездә янмый торган материаллар җитештерү буенча Европада иң эре заводларның берсе ачты", - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Бүгенге очрашу барышында җитештерүдә кулланыла торган материалларны импортны алыштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ДОМ.РФ» АҖ генераль директоры Виталий Мутко һәм «Россия автомобиль юллары» ДК идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты. Очрашу ахырында ике килешү имзаланды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “ДОМ.РФ” АҖ арасында фәнни-техник хезмәттәшлек турында документ имзаланды.
Аннары «Россия автомобиль юллары» дәүләт корпорациясе, «ДОМ.РФ» акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Соңгы килешү «Автодор» компаниясенең бюджеттан тыш финанслауны, алга таба оператор эшчәнлеген һәм федераль, төбәк, муниципальара һәм җирле әһәмияттәге автомобиль юлларының аерым участокларына карата эксплуатацияләүне тәэмин итүдә катнашырга әзер булуын күз алдында тота.
Шулай ук Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин белән очрашу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы белән Әстерхан өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында элегрәк төзелгән Килешүгә 2022-2024 елларга чаралар Планы имзаланды.
Татарстан Республикасы экспозициясе эше шулай ук тулы куәтенә бара. Петербург форумының йөзләгән кунаклары Татарстан стендына баралар, анда Инвестицион үсеш агентлыгы һәм башка республика министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләре хакимият һәм бизнес вәкилләрен регионның инвестицион, сәнәгать һәм туристик потенциалы, аерым алганда, Россия сәяси лидерлары, халыкара бергәлекләр вәкилләре һәм башкалар белән таныштыралар.