«Якутия - безнең ерак, әмма бик мөһим сәүдә партнеры»: Саха Республикасында Татарстан көннәре

2022 елның 24 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең зур вәкиллекле делегациясе Саха (Якутия) Республикасына эш визиты белән килде.

Делегация әгъзалары «Татарстан - Якутия» форумында катнаштылар. Якутскида узган форумда ике республиканың инвестицион һәм инновацион потенциалы презентациясе узды.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Инсаф Галиев җыелганнарга ике республиканың икътисади, сәнәгать һәм мәдәни юнәлешләрдә хезмәттәшлеген тирәнәйтү мөмкинлекләре турында сөйләде.

Шулай ук Татарстан республиканың эре предприятиеләре белән зур экспозиция тәкъдим ителде. Бизнес-форум мәйданчыгында шулай ук берничә килешү имзаланды:

• «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» акционерлык җәмгыяте һәм «Жатай суднолар төзү компаниясе»  акционерлык җәмгыяте арасында килешү;

• «Химград» технополисы» югары технологияләр өлкәсендә инновацион индустриаль парк» АҖ һәм Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте арасында килешү;

• «Саха-Рэм» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешү.

Татарстан Хөкүмәте делегациясе эш программасы буенча Якутскта «Казан» скверына нигез салынды, Верхоянск шәһәрендә гибрид электростанцияне файдалануга тапшыру булды. «Группа ЭНЭЛТ» компаниясе автоном гибрид энергокомплекс төзеде, компанияләр төркеменә Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә ике җитештерү мәйданчыгы керә. Шулай ук Якутскта Россия Инновацион регионнары ассоциациясе (РИРА) әгъзаларының күчмә киңәйтелгән киңәшмәсе узды, РИРА Советы Рәисе - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International