Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы актив, инициативалы, иҗади һәм республикабызны «инвестицион» җәннәткә әйләндерергә теләгән Татарстан Республикасының Яшьләр хөкүмәте составына вәкилне эзли.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева катнашты.
Яшьләр хөкүмәте - ул Министрлар Кабинеты каршындагы Яшьләр катнашуын һәм икътисадның төрле юнәлешләре буенча яшьләргә ярдәм итү чараларын үстерү буенча яшьләр иҗтимагый советы.
Татарстан Яшьләр хөкүмәте әгъзалары алдында түбәндәге бурычлар тора: квартал саен «14:35» форматында яшьләр белән очрашулар үткәрү, агымдагы ведомство дәүләт программалары һәм ярдәм чаралары турында яшьләргә мәгълүмат бирү, проект офисларының эшен алып бару (яшьләр өчен актуаль проектларны гамәлгә ашыру), Татарстан Республикасында яшьләргә ярдәм итү мөмкинлекләре һәм чаралары буенча аналитик формалаштыру, шулай ук һәр ведомствода яшьләр белән эшне анализлау.
Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте әгъзалары өчен түбәндәге мөмкинлекләр каралган:
Гаризалар 2022 елның 27 июненнән 27 июленә кадәр сайтта кабул ителә.
Яшьләр хөкүмәте әгъзалары булып 20 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр оешмалары (бакалавриатның 3 курсыннан башлап) җитәкчеләре һәм әгъзалары, сайлап алынган тармакта иҗтимагый башлангычларда эшләү белән кызыксынучылар була ала.
Составны формалаштыру механизмы:
27 июньнән 27 июльгә кадәр яшьләр оешмалары һәм үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр өчен Яшьләр хөкүмәте составына ачык конкурска, шулай ук Яшьләр хөкүмәте рәисенең вакантлы вазыйфасына конкурс игълан итүгә гаризалар кабул ителә;
8 августтан 21 августка кадәр тавыш бирү узачак һәм һәр вазыйфага ТОП-3 кандидат билгеләнә;
22 августтан 5 сентябрьгә кадәр әлеге кандидатлар конкурс комиссиясе алдына үз проектлары белән чыгачак, ә конкурс комиссиясенә профильле министрлар һәм аларның урынбасарлары керәчәк;
12 сентябрьдә Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтенең яңа составы билгеләнәчәк.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Матбугат хезмәте