28 июньдә НААИР.Global мәйданчыгында «KAZAKH INVEST» Милли Компаниясе» АҖ Kazakh Invest белән хезмәттәшлеккә багышланган чираттагы утырыш узды.
Россия ягыннан киңәшмәдә НААИР башкарма директоры Рафаэль Хөсәеншин, НААИР халыкара үсеш буенча директоры Иван Аврах, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгыннан җитәкче урынбасарлары Марина Епифанцева һәм Игорь Сапунов, шулай ук инвестицион проектларга экспертиза бүлеге башлыгы Дмитрий Алексеев, шулай ук ил регионнарының инвестицион һәм үсеш корпорацияләре һәм агентлыклары вәкилләре катнаштылар.
«Kazakh Invest» НК, икътисадның өстенлекле секторларына чит ил инвестицияләрен җәлеп итү һәм инвестицион проектларны комплекслы рәвештә алып бару юлы белән, Казахстан Республикасының тотрыклы социаль-икътисади үсешенә ярдәм итү максатларында булдырылган.
Конференциядә катнашучыларга кереш сүзе белән «Kazakh Invest» НК Идарәсе Рәисе урынбасары Жандос Темиргали мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясенең иң уңышлы регионнарының берсе белән тәҗрибә алмашу регионнарның эшен яхшыртырга һәм аны ике яклы хезмәттәшлекнең бердәм мәйданчыгында синхронизацияләргә мөмкинлек бирәчәк.
Тимергали әфәнде очрашуда катнашучыларны Казахстан компаниясе вәкилләре белән таныштырды. Компаниянең эшчәнлеге, бөтендөнья инвестицион трендлары һәм алар белән Казахстан инвестицион агентлыгы ничек эшли алуы турында стратегия һәм цифрлы үсеш департаменты директоры Д. Оразымбетова сөйләде.
Алтынай Муканова, Европа илләре буенча проект менеджеры (Нидерланд, Россия, Италия, Польша, Венгрия, Чехия, Болгария, Хорватия, Сербия, Словакия, Молдова), Казахстан Республикасына чит ил инвестицияләрен җәлеп итү турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Казахстан Республикасында инвестицион эшчәнлеккә дәүләт ярдәме һәм инвесторларны бер тәрәзә принцибы буенча озата бару чаралары - Казахстан НК эшенең төп пунктларының берсе. «Бер тәрәзә» төркеме җитәкчесе Айгерим Койлакова бу системаның Россия төбәкләре өчен файдалы практикасы турында сөйләде.
Инвестицион омбудсмен - инвесторларның хокукларын яклау механизмнарының берсе. Шундый тезис белән Казахстан ягы вәкиле, Инвестицион омбудсмен төркеме җитәкчесе Ирина Ферафонова чыгыш ясады.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, шулай ук, регионда «бер тәрәзә» принцибы, Россиядә региональ инвестицион стандартны кертү, шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Инвестицион советларны үткәрү һәм проектларны тормышка ашыру өчен җир кишәрлекләре бирү буенча Агентлыкның конкрет эшчәнлеге турында уртаклаштылар.
Ахырда яклар инвесторлар белән эш барышы белән тирәнрәк танышу өчен очрашулар үткәрү һәм ике яклы визитлар оештыру турында килештеләр.