Очрашуда, шулай ук, ТР Үсеш Корпорациясе Генераль директоры Булат Гаянов, ТР ИҮА Инвестицион проектларын алып бару һәм аларга булышу бүлеге рәисе Артур Нигъматуллин, ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру бүлеге рәисе Вайет Форд, Россиядә China Telecom компаниясе башлыгы Лян Лян катнаштылар. Джейсон Партнерс Консалтинг компаниясе ягыннан Проектлар җитәкчесе Юрий Ишмаев, Башкарма директоры Сергей Шавкунов, генераль директор вазифаларын үти торган Евгений Плигин һәм Россия вәкиллегенең Тиҗәрәт директоры Александр Цыганов катнаштылар.
China Telecom һәм Джейсон Партнерс Консалтинг компанияләре вәкилләре өчен Татарсан Республикасының инвестицион потенциалы турында презентация күрсәттеләр. Аңа өстәп, Республиканың яхшы урын алуы һәм аның территориясенә башка регионнарның якын булуы турында әйткән.
Очрашу барышында Джейсон Партнерс Консалтинг проекты җитәкчесе Юрий Ишмаев China Telecom компаниясенең кайбер “акыллы” Кытай шәһәрләрендә берничә проектларын тормышка ашырганын билгеләде. Юрий Ишмаев: “China Telecom чыбыклы телефония һәм мобиль элемтә, Интернетка керүнең мөмкинлекләрен тәкъдим итә”, - дип ассызыклады.
ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру бүлеге рәисе Вайет Форд «СМАРТ Сити Казан» проектын презентацияләде. Проектның дүрт төп кластерлары турында сөйләгәндә, Вайет Форд, шулай ук, Татарстанда туризмның 46% бизнес-туризм булып торганын билгеләде.
Презентация барышында Республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов «СМАРТ Сити Казан» янында яңа терминал төзелгән аэропортның урнашканын һәм тимер юл вокзалы һәм аэропорт арасында өзлексез интермодаль ташуларның ачуы турында ассызыклады. “Аэроэкспесс тукталыш станциясе «СМАРТ Сити Казан» территориясендә урнашкан”, - дип Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе билгеләде. “China Telecom компаниясенең “акыллы” шәһәрләр төзүендә тәҗрибәсе уникаль булып тора”, - дип Россия вәкиллегенең Тиҗәрәт директоры Александр Цыганов очрашу кысаларында белдерде. – “Компания светофорлар датчикларын куелышыннан болыт технологияләрен булдыруга кадәр булган хезмәтен тәкъдим итә”. “Кытайда 6 шуңа охшаган “акыллы” шәһәр төзелә, аларның берсе Джунгар (Jungar)”, - Россиядә China Telecom компаниясе башлыгы Лян Лян өстәп куйды. – “Шәһәрнең юнәлеше нефть һәм күмер чыгару булыр, шунда без куркынычсызлык, транспорт һәм сәламәтлекне саклау өлкәләрендә хезмәт күрсәтәбез”. Очрашу барышында China Telecom белән хезмәттәшлек итүнең детальләрен һәм тәкъдимнәрен карау турында килешүгә җиттеләр.ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте