Екатеринбургта "Иннопром 2022" 12 нче халыкара сәнәгать күргәзмәсендә Татарстанның 20дән артык предприятиесе үз продукциясен тәкъдим итәчәк

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

"Иннопром" сәнәгать күргәзмәсе - иң эре халыкара сәүдә мәйданчыкларының һәм Россия сәнәгать продукциясе экспортының төп инструментларының берсе.

Татарстанның алдынгы компанияләре үз продукцияләрен һәм яңа эшләнмәләрен "Иннопром-2022" Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә тәкъдим итәчәк, ул 2022 елның 4-7 июлендә Екатеринбург шәһәрендә "Екатеринбург Экспо" ХКҮ мәйданчыгында узачак.

"Иннопром" халыкара сәнәгать күргәзмәсендә Татарстан Республикасы рәсми затлар һәм бизнес вәкилләре катнашында бердәм стенд, зур делегация белән тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә кысаларында Татарстанның 22 предприятиесе үз продукциясен тәкъдим итәчәк, алар арасында "Татнефть" компанияләр төркеме, "РариТЭК Холдинг" АҖ, "Инженерлык-җитештерү үзәге" ҖЧҖ, "Промтехкомплект-Межрегион" ҖЧҖ, "Питон Кама" ҖЧҖ, "ДАЛИНИ" ТД ҖЧҖ, "Кориб" Компанияләр төркеме, "Алабуга аккумулятор заводы", KAMA TYRES шина комплексы, "Химград" АҖ, "Ирвис" ФҖП ҖЧҖ, "Инкосистем" ЯАҖ, "Эннова Лайт" ҖЧҖ (ЭНЛИТ), "Инновацион технологияләр" ҖЧҖ, "КЭР-Инжиниринг" ҖЧҖ, "ИРБИСТЕХ" ҖЧҖ, "Промтех-Казан" АҖ, "Казан синтетик каучук заводы" АҖ, ICL Техно.

Шулай ук күргәзмә эше кысаларында ике яклы хезмәттәшлек турында берничә килешү имзаланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International