Авторлардан мәкаләләр кабул итү вакытын озайту турында «Kazan Digital Week-2022» анонсы

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Россия Федерациясе Хөкүмәте химаясе астында 2022 елның 21-24 сентябрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казанда Kazan Digital Week – 2022 халыкара форумын үткәрә

Үткәрү урыны: «Габдулла Тукай» халыкара аэропортыннан ерак түгел урнашкан «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге.

Kazan Digital Week - 2022 халыкара форумының оештыру комитеты спикерлар тарафыннан тезислар бирү срогын һәм авторлардан мәкаләләр кабул итү вакытын 2012 елның 15 августына кадәр озайту турында хәбәр итә.

Катнашу шартлары, фәнни мәкаләләр бастырып чыгару, турыдан-туры һәм онлайн-катнашуны теркәү, Kazan Digital Week материалларының тулы архивы, эшче төркем һәм тематик юнәлешләр кураторларының контактлары сайтта урнаштырылган: kazandigitalweek.ru / kazandigitalweek.com.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International