Кул кую Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының җитәкчесе Линар Якупов һәм Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты (КДАТУ) ректоры Рашит Низамов арасындагы очрашу кысаларында булды.
Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында ИҮА җитәкчелеге, ТР Үсеш Корпорациясенең КДАТУ вәкилләре белән очрашу узды. Сөйләшүнең темасы «СМАРТ Сити Казан» Татарстан Республикасы яңа инвестицион мәйданы проектын тормышка ашыру булып торды.
Очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты белән килешүгә куй куйдылар. Документ астында ТР Үсеш Корпорациясе рәисе Булат Гаянов һәм КДАТУ ректоры Рашит Низамов имзалар куйдылар.
Килешү үзе Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты арасында «СМАРТ Сити Казан»ның фән проектларын тормышка ашыруга юнәлгән, проектның фән һәм практика эшчәнлеге өлкәсендә озак һәм үзара табышлы хезмәттәшлек турында булды. Шуннан башка, «СМАРТ Сити Казан» проектының бурычларын чишер өчен КДАТУ специалистларын һәм студентларын чакыру максатында Татарстан Республикасының уку һәм практика эшчәнлеген активлаштыру турында килештеләр.
«СМАРТ Сити Казан» КДАТУ студентлары өчен экспрерименталь мәйданга әйләнергә тиеш”, - дип Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының җитәкчесе Линар Якупов билгеләде.- “Шунда аларга хәзерге урбанистика, “акыллы” шәһәр төзелеш технологияләрен тикшерергә, уку вакытында алган белемнәрне тормышка ашырырга мөмкинлекләре булыр. КДАТУ Татарстан Республикасында киләчәк шәһәрләрне төзүдә компетенцияләр үзәге рәвешендә чыга алыр”.
«СМАРТ Сити Казан» мәгънәсе белән дә, эчтәлеге белән дә кызык”,- дип Рашит Низамов белдерде. – “Бик яхшы фикер һәм бик яхшы урын. Без «СМАРТ Сити Казан» кысаларында бергә эшләүгә шат”.
Искә төшерик, шул көннәрдә Казанда архитектура юнәләше студентлары арасында конкурс үтә. Катнашучылар «СМАРТ Сити Казан» эко-макетын уйлап табуда ярышалар. Макетның иң төп таләпләреннән берсе – эшкәртелгән материалларны куллану, мәсәлән, картон тартмалары, газетлар, журналлар, пластик, агач. Конкурсның оештыручылары Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы һәм ТР Үсеш Корпорациясе булып тора.
ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте