Аслан Георгиевич Бжания, Абхазия Республикасы Президенты, бүген безнең агентлык стеналарында Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы белән танышты.
Абхазия Президенты Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстанның Бердәм презентация үзәгендә булды, анда ведомство җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева республиканың икътисади һәм мәдәни планда бай һәм танылган булуын сөйләде. Абхазия Республикасының беренче затлары делегациясен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко озатып йөрде.
"Без Абхазия Республикасында, шулай ук, Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы кебек мөһим эшне башкаручы ил үсеше Корпорациясен оештырырга ниятлибез. Без сезнең төбәкнең инвестицион потенциалын үстерүдә уңышлы тәҗрибәгезне һәм компетенцияләрегезне бик теләп кабул итәргә әзер», - дип билгеләп үтте очрашу барышында Аслан Бжания.
Абхазия Президенты Татарстанның махсус икътисадый зоналары, аерым алганда, Иннополис һәм республикада ИТ-юнәлеш эшенә аерым кызыксыну белдерде. Абхазия Республикасы делегациясе шулай ук регионның алдынгы производстволарында һәм Татарстанның мәдәни һәм тарихи әһәмияткә ия булган урыннарында булырга планлаштыра.