Schneider Electric «СМАРТ Сити Казан» өчен техник параметрлар булдыруда катнашырга әзерлеген белдерде

2013 елның 5 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында ТР ИҮА җитәкчесе Линар Якупов, ТР Үсеш Корпорациясе Генераль директоры Булат Гаянов һәм Schneider Electric Франция компаниясе вәкилләре арасында очрашу узды.

Очрашуда Schneider Electric белән Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы «СМАРТ Сити Казан» ны тормышка ашыруда катнашу буенча партнерлык мөнәсәбәтләре турында уртаклаштылар.

Мәсәлән, ул «СМАРТ Сити Казан» биналары, инженер ятьмәләрен башкару һәм бердәм мониторинг системалары концепциясен булдыру буенча, «СМАРТ Грид» электр белән тәэмин итү концепциясе алдынгы технологияле хезмәтен бирүендә әзерлеген белдерде. Schneider Electric компаниясе, шулай ук, акыллы биналар кысаларында инвестицион мәйдан корылышларына таләпләр каталогын һәм «СМАРТ Сити Казан» бердәм башкару системасына аларны кертү буенча эшләргә әзер.

Бүгенге очрашу барышында Schneider Electric вәкилләре Татарстан Республикасы территориясендә компаниянең йогынты өлкәсен киңәйтүендә, «СМАРТ Сити Казан» проектында кызыксынуын белдерделәр. Алар, шулай ук, ТР ИҮА җитәкчесе Линар Якуповны проектка якын урнашкан үзлеренең җитештерү мәйданына чакырдылар.

“Безнең техника белән ярдәм итү проектлауның беренче этапларында гына тәмамланмас”, - дип Schneider Electric вәкилләре өстәделәр. – “Без аның үсешнең бөтен этапларында ярдәм итәргә әзер”.

Очрашуның азагында яклар яңа очрашу турында килештеләр. Очрашуда алар бердәм эшчәнлекнең анык юнәлешләрен карарга килештеләр.

 

ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International