Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында Бөтендөнья икътисади форумы (БИФ) стратегик алдан әйтү группасы башлыгының урынбасары белән очрашу узды.
Очрашуда ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, ТР ИҮА Җитәкчесенең урынбасары Инсаф Галиев, ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру бүлеге рәисе Вайет Форд, ТР ИҮА Инвестицион проектларын алып бару һәм аларга булышу бүлеге рәисе Артур Нигъматуллин, ТР Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов һәм ТР Экспорт Корпорациясенең генераль директоры Айрат Назмеев катнаштылар.
Очрашу кысаларында Штефан Мергенталерга Татарстан Республикасының инвестицион потенциалын, Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы «СМАРТ Сити Казан»ны презентацияләделәр һәм проектның видеоролигын күрсәттеләр. ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин кунакка «Invest in Tatarstan» зур PR-кампаниясен тормышка ашыруын белдерде. ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру бүлеге рәисе Вайет Форд Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясенә (БИАА) кергәнен һәм Көнчыгыш Европа буенча БИАА директоры булып торганын ассызыклады. Штефан Мергенталерга, шулай ук, Татарстан Үсеш Корпорациясе һәм Татарстан Экспорт Корпорациясенең эшчәнлек юнәлешләре турында сөйләделәр.
Җавап сүзендә Штефан Мергенталер Татарстан командасының инвестицияләрне мавыктыру һәм республиканың инвестицион потенциалын алга таба күчерү өлкәсендә эше белән бик тәэсир ителгәнен билгеләде. Ул, шулай ук, визит кысаларында Татарстанның икътисадын Россиядә үсә торган регионнарыннан берсе рәвешендә тикшергәнен әйтте. Штефан Мергенталер сүзләре буенча Бөтендөнья икътисади форум экспертлары Россия регионнырының икътисади уңышлык тарихларын тикшерү, бизнес алып бару шартлары, инвесторлар белән аралашу буенча эш оештырганнар. Мергенталер сентябрьдә Мәскәүдә үтәчәк БИФ чарасында беренче нәтиҗәләрен билгеләгәнен һәм Давоста БИФ кысаларында тулы отчетын булдырганын ассызыклады.
ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте