Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Кореяга эш визыты белән килде

2013 елның 8 июле, дүшәмбе

Линар Якупов 13 нче Россия – Корея фән, техника һәм икътисади хезмәттәшлек буенча бердәм комиссия утырышында катнаша.

Бүген 13 нче Хөкүмәт арасындагы комиссия утырышы Корея Республикасында – Сеулда ачылды. Россия делегациясенең башлыгында Бердәм комиссиясенең Россия бүлеге рәисе, Россия Федерациясенең Ерак Көнчыгыш үсеше министры – РФ Президентының Ерак Көнчыгыш Федераль округының вәкаләтле вәкиле Виктор Ишаев булды. Корея Республикасы делегациясенең башлыгында Бердәм комиссиясенең Корея бүлеге рәисе, вице-премьер, Корея Республикасының финанслар һәм планлаштыру министры Хен  О Сок булды.

Россия – Корея фән, техника һәм икътисади хезмәттәшлек буенча бердәм комиссия 1991 елдан эшли һәм хөкүмәт дәрәҗәсендә Россия һәм Корея арасында үзара булышу үсеше белән тәэмин итүче мөһим механизм булып тора. 13 нче Хөкүмәт арасындагы комиссия утырышы Сеулда 8, 9 июльдә үтәчәк.

2012 елда Россия – Корея фән, техника һәм икътисади хезмәттәшлек буенча бердәм комиссия утырышы Мәскәүдә үтте. Утырыш кысаларында Россия Федерациясендә һәм Кореядә булган хәзерге икътисади шартына билге бирелде, икеяклы хезмәттәшлек буенча сораулар каралды. Ике ил министрлыклар һәм идарә вәкилләре инвестицияләр һәм сәүдә, энергетика, табигый байлыклар, сәнагәть, төзелеш, транспорт, фән һәм техника, авыл хуҗалыгы һәм балыкчылык, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм туризм өлкәләрендә һәм шулай ук регионнар арасындагы аралашуга багышланган хезмәттәшлек буенча аралаштылар.

 

ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International