Җир кишәрлнекләрен бирү өлешендә Милли рейтинг күрсәткечләре буенча киңәшмә

2022 елның 16 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Икътисад министрлыгы, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы вәкилләре катнашында Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина рәислегендә чираттагы утырыш узды.

Татарстан Республикасының инвестицион климатының Милли рейтингы нигезендә, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына "Җир кишәрлекләрен сәүдә үткәрмичә арендага алу процедураларының нәтиҗәлелеге" күрсәткече беркетелгән.

Әлеге күрсәткеч буенча процедураны үтү срогы Агентлыкка мөрәҗәгать итүдән алып аренда килешүе төзүгә кадәр 55 көн тәшкил итә (иң яхшы тәҗрибәләрнең уртача нәтиҗәсе – 27 көн).

2022 елда иң яхшы тәҗрибәләр арасында бу күрсәткеч буенча Оренбург өлкәсе, Тамбов өлкәсе, Саратов өлкәсе билгеләнде.

2022 елгы Милли рейтингның әлеге күрсәткеченең иң яхшы әһәмиятен күрсәткән төбәкләр, нигездә, килештерүче процедураларның аз булуы һәм муниципаль берәмлеккә җир кишәрлеге бирү турында карар кабул итүнең автономиясе белән аерылып торалар.

2021 елда Татарстан Республикасы «Региональ инвестицион стандарт» керткән Россия Федерациясенең 12 «пилот» субъектының берсе булды. Агентлык республикада Инвестстандарт кертү эшендә актив катнаша.

Татарстан Республикасының инвестицион климат Милли рейтингы күрсәткечләрен яхшырту максатыннан үткәрелә торган эш кысаларында Агентлык Инвестицион стандартның барлык 5 элементы (Инвестицион декларация, Үсеш агентлыгы, Инвестицион комитет, Инвестицион карта, Инвестицион кагыйдәләр җыелмасы) буенча эш алып барды. Нәтиҗәдә Татарстан Республикасының Инвестицион декларациясе турындагы законнарга, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы турындагы нигезләмәгә, Татарстан Республикасының Инвестицион советы турындагы карарга үзгәрешләр кертү, «Сатуларсыз җир кишәрлеге алу» план-графигын һәм алгоритмны эшләү булды.

Регламент срокларын кыскарту һәм күрсәткечләрне иң яхшы тәҗрибәләр нәтиҗәләренә якынайту максатыннан, агымдагы елның 5 августында сатуларсыз җир кишәрлеген арендага алу өчен инвесторның гамәлләр алгоритмы Агентлык боерыгы белән кабул ителде. Әлеге алгоритм 30 календарь көн эчендә барлык процедураларны (үтенечнамә бирүдән алып аренда килешүе төзүгә кадәр) узуны күздә тота.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 6 апрелендәге "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы территориясендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү буенча инвестиция эшчәнлеге субъектларының үзара хезмәттәшлеге регламентын раслау турында” 20.02.2019 №118 карарына үзгәрешләр кертү турында» №320 карары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының эш нәтиҗәлелеген анализлау, инвестиция проектлары реестрын алып бару, статус мониторингы, инвестиция проектларын алга этәрү дәрәҗәсен алып бару өчен төзелгән «Татарстан инвестицияләрен контрольдә тоту» мәгълүмат системасы (КИТ системасы) кабул ителде.

19 сентябрьдән ТР ИҮА КИТ системасында рәсми эш башлый. Системаны гамәлгә керткәннән соң, срокларны үтәмәү проблемасының нинди этапта килеп чыгуы билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International