Татарстан Республикасы делегациясе "Чикләрсез бизнес" инвестицион форумында чыгыш ясаячак

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы делегациясе 24 нче сентябрьдә Дубайда узачак "Чикләрсез бизнес" инвестицион форумында чыгыш ясаячак.

Форумда республиканы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы хезмәткәрләре тәкъдим итәчәк.

Агентлык белгечләре халыкара экспертлар ассоциациясе оештырган "Чикләрсез бизнес" форумының пленар утырышы кысаларында регионның инвестицион мөмкинлекләрен Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы ярдәме белән тәкъдим итәчәкләр.

"Без РФ икътисадый яктан иң куәтле субъектларының берсе Россия һәм чит ил эшкуарларына инвестицион мөмкинлекләре турында сөйләргә өндәгәнгә шатбыз", - дип белдерде ассоциация президенты Никита Лобанов.

"Чикләрсез бизнес" беренче инвестицион форумы 2022 елның 24 сентябрендә Дубайда Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы ярдәмендә Россия Федерациясе хакимият органнары һәм Россия регионнары вәкилләре катнашында үтәчәк.

Оештыручылар катнашу өчен гаризалар 2022 елның 1 сентябренә кадәр кабул итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International