Казанга эш визиты белән компанияләр төркеме президенты Сергей Шишкарев җитәкчелегендәге Россиядәге иң эре «Дело» транспорт-логистика холдингы делегациясе килде.
Делегацияне Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы кабул итте. «Дело» дәүләт корпорациясе вәкилләре Бердәм презентация үзәгендә булдылар. Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина кунаклар белән эшлекле киңәшмә уздырды һәм Республиканың төп логистик нокталары турында сөйләде, үзара мөнәсәбәтләрне үстерүнең мөмкин юллары турында фикер алыштылар. Шишкарев әфәнде визит программасының мавыктыргыч һәм бик яхшы әзерләнгән булуын билгеләп үтте.
Шулай ук бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында компанияләр төркеме җитәкчелеге белән эшлекле очрашу уздырды, анда потенциаль багланышлар мәсьәләләре, төбәкара дәрәҗәдәге транспорт-логистика чылбырларын үстерү буенча адымнар турында фикер алыштылар. Очрашу нәтиҗәләре буенча эшче төркем төзеләчәк.