Россия һәм Үзәк Азия илләре бер берсе өчен һәрвакыт стратегик мөһим партнерлар булып торалар.
Дүшәнбедә Россия һәм Таҗикстан министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында Халыкара инвестицион форум узды. 150дән артык вәкил булган Россия делегациясе составына Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы хезмәткәрләре дә керде.
Форумның төп максаты - сәүдә-инвестицион хезмәттәшлекне киңәйтү.
Форум кысаларында тармак министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары, ике илнең дә эшмәкәрләре һәм абруйлы компанияләре җитәкчеләре өстенлекле өлкәләрне билгеләделәр, Таҗикстан белән Россия арасында инвестицион хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Очрашулар йомгаклары буенча ил эшмәкәрләре арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланыр дип көтелә.