Форум цифрлы трансформациягә һәм илнең фәнни суверенитетын эшләп чыгаруга багышланган.
Республиканың төп IT-вакыйгасы 2022 елның 21-24 сентябрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә узачак. Форум «Казан Экспо» заманча Халыкара күргәзмә үзәгендә катнаш (онлайн+оффлайн) форматта уза.
Чара йөзгә якын секцияне, түгәрәк өстәлләрне һәм панель дискуссияләрне берләштерде.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелеге форумда һәм аның пленар утырышында булды һәм күргәзмә экспозициясе стендлары белән танышты.
Форум кысаларында "Инвесторлар белән эшләүне цифрлаштыру" мастер-классы уздыру планлаштырылган, аның модераторы - Агентлык җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева. Теләге булганнарның барысын да 18:00 сәгатьтә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгенең 3нче залына яки онлайн сайтка чакырабыз https://kazandigitalweek.com/!