Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Александрович Головченко бүген Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында булды. Ведомство җитәкчесе Талия Миңнуллина Белоруссия Министрлар Кабинетының вәкиллекле делегациясен республиканың сәнәгать, инвестицияләр, туризм һәм Татарстанның киләчәген күзаллау казанышлары белән таныштырды.
Премьер-министр Головченко республикага «Татарстан – Беларусь» бизнес-форумында катнашу өчен килде, безнең багланышлар республикалар арасында булган хезмәттәшлек күләмнәрен арттыру һәм резервлар эзләү билгесе астында барырга тиеш, дип билгеләп үтте.
Беларусь - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе һәм товар әйләнеше буенча лидерлар рәтенә керә. Бу күрсәткеч якынча 1 миллиард доллар тәшкил итә. Моннан тыш, Татарстан-Белоруссия элемтәләрен ныгытуга гамәлдәге килешүләр һәм делегацияләр белән даими алмашу, шулай ук уртак эшче төркем эшчәнлеге ярдәм итә.
“Нефть химиясе, машина төзелеше, агросәнәгать комплексы һәм авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү, транспорт, медицина, югары технологияләр, мәгълүматлаштыру, экология һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек алып барыла”, — дип мөрәҗәгать итте форумда катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты.
Уртак эшчәнлекнең ирешелгән күрсәткечләренә карамастан, Татарстан-Белоруссия хезмәттәшлегенә үсеш өчен күп нәрсә бар. Үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтү өчен потенциал зур. Бу юнәлеш катлаулы санкцияләр шартларында аеруча актуаль булды.