Малайзиядә Бөтендөнья ислам икътисадый форумы (WIEF) үзенең эшлекле программасын башлап җибәрде

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

Форумда Россия делегациясе катнаша, аны Федерация Советы сенаторы — «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме Рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли. Россия Федерациясенең Малайзиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Наил Латыйпов, ТР Президенты ярдәмчесе Газинур Бакиров, ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев катнаша.

Форум дәүләт эшлеклеләрен, тармак лидерларын, эшкуарларны, корпорация җитәкчеләрен һәм галимнәрне сәүдә киләчәгенә тәэсир итүче һәм формалаштыручы сораулар турында сөйләшү өчен берләштерә.

WIEF программасы панель дискуссияләрдән, мастер-класслардан һәм түгәрәк өстәлләрдән тора.

Форумның төп максаты - ислам бизнесын алга этәрү, сәүдә-икътисадый багланышларны ныгыту һәм мөселман илләренең дөнья базарына чыгуына ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International