Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе юбилеен билгеләп үтә
Ассоциациянең тантаналы җыелышы кысаларында Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина берләшмә хезмәткәрләрен юбилее белән котлады. Чарада шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Кунаклар өчен Ассоциация товарлары һәм хезмәтләре күргәзмәсе һәм ирешелгән уңышлар, МСБ өлкәсенең киләчәккә планнары һәм үсеше турында сөйләүче тантаналы җыелыш оештырылды.
«Ассоциация предприятиеләре үз базарларының чикләрен күрше төбәкләргә, шулай ук якын һәм ерак чит илләргә киңәйтәләр. Бүген үк Ассоциация үзенең киләчәген формалаштыра, модернизация үсешендә үз әгъзаларының ихтыяҗларына игътибар итә», — дип билгеләп үтте тантаналы чараны оештыручылар.