Бүген ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проекты турында фикер алыштылар. Парламентарийлар шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карады.
“Республика һәм Россия икътисадының агымдагы үсеш шартлары билгесезлек дәрәҗәсе белән характерлана, әмма Россия икътисады тышкы чакыруларга чыдам булды, һәм федераль икътисад министрлыгы фаразлаганча, аның түбән төшү ноктасы агымдагы елның IV кварталында ук узачак”, - дип билгеләп үтте Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин.
2023 елда сәнәгать производствосы индексы узган елга карата 100,7% дәрәҗәсендә фаразлана. Сәнәгать җитештерүе күләме 4 трлн 559,9 млрд сум булачак. 2023 елда төп капиталга инвестицияләр күләме 782,7 млрд сум тәшкил итәчәк, бу алдагы фараз вариантыннан 29,1 млрд сумга кимрәк.
Депутатлар фикеренчә, импортны алыштыру һәм конкурентлыкка сәләтле сәнәгать продукциясе җитештерү өлкәсендә проектларның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән эшне көчәйтергә кирәк, шул исәптән капитал салуларны яклау һәм бүләкләү буенча килешүләр төзү практикасын куллануны киңәйтү исәбенә.
Билгеләнгән вакыт эчендә бозуларны бетергән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына карата ярдәм чараларын чикләмәскә тәкъдим ителә.
Закон проекты профильле комитет әгъзалары тарафыннан хупланды һәм Дәүләт Советының якындагы утырышында каралачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте