II Халыкара төзелеш чемпионатын ачу тантанасы булды

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

2022 елның 5-8 октябрендә Казанда РФ төзелеш һәм ТКХ министрлыгы, «Росатом» дәүләт корпорациясе, «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы, «Газпром инвест» ҖЧҖ һәм Татарстан Республикасы тарафыннан оештырылган II Халыкара төзелеш чемпионаты уза.

5 октябрьдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә II Халыкара төзелеш чемпионатын ачу тантанасы булды.

Сәхнәдән залда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән II Халыкара төзелеш чемпионатын оештыручылар мөрәҗәгать итте:

  • Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Әнвәр улы Фәйзуллин
  • «Росатом» атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе генераль директоры Лихачев Алексей Евгеньевич
  • Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали Улы
  • «Газпром» ГАҖ Идарәсе Рәисе урынбасары Аксютин Олег Евгеньевич
  • «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО генераль директоры Комиссаров Алексей Геннадиевич

Шулай ук чара кысаларында чемпионатның иң яхшы талисманына балалар рәсеме конкурсында җиңүчене бүләкләү, Талисман – бобр-төзүче белән танышу һәм II Халыкара төзелеш чемпионаты гимнын тәкъдир итү булды.

Шулай ук II Халыкара төзелеш чемпионатын уздыруның беренче көнендә чараның барлык платформаларын мәгълүмати яктан берләштерә торган мәйданчыгын - Төзелеш биржасын ачу тантанасы булды.

Аның ярдәмендә компанияләр һәм командалар турында белергә, ярышлар расписаниесен һәм аларны уздыру урыннарын карарга, онлайн режимда II Халыкара төзелеш чемпионатының якты вакыйгалары турында мәгълүмат алырга һәм Җиңүчеләр Кубогына лаек команда өчен тавыш бирергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International