Хәзер киңәшләшергә вакыт түгел - эш вакыты: Төркия Республикасының Татарстандагы консулы

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Бүген Агентлыкта Татарстанда эре Төркия компанияләре җитәкчеләре белән зур киңәшмә узды. Төркия бизнесменнарын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина кабул итте.

Киңәшмә диалог форматында узды, анда эшкуарлар республика территориясендә бизнес алып баруның ничек үзгәрүе һәм җитештерүчәнлек дәрәҗәсендә калу өчен нинди адымнар ясарга кирәклеге турында сөйләделәр.

Татарстан Хөкүмәте әгъзалары билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә һәр компания эшендә күзәтеп торырга һәм ярдәм итәргә кирәк, «авырлыкларны без бары тик бергәләп кенә хәл итә алабыз», һәм бу бизнесны һәм производстволарны киңәйтү өчен күп мөмкинлекләр бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International