Татарстан бонд зонасын булдырачак пилот регион булырга ниятли

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан таможнясы башлыгы Марат Гәрәев һәм Россия Почтасы вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.

Очрашу барышында Россиядә беренче бонд зонасы проекты кысаларында эш мәсьәләләре каралды. Татарстан бонд зонасы булдырачак пилот регион булырга ниятли. Аның территориясендә чикара интернет-сәүдә өчен махсус таможня һәм салым режимы эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International