Инвестицион проектларын караучы электрон системасын кертү буенча киңәшмә үтте

2013 елның 16 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында Татарстан Республикасына  iPMS (investment Project Monitoring System) инвестицион проектларын караучы электрон системасын кертү буенча киңәшмә үтте.

Очрашуда Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы, ТР Үсеш Корпорациясе һәм XYBASE Малайзия компаниясе вәкилләре катнаштылар.

Очрашу барышында республика территориясендә шул системаны кертүенең мөһимлеген һәм  Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы - СМАРТ Сити Казанны тормышка ашыру кысаларында iPMS актуальлеген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов ассызыклады. “Алдагы көннәрдә Татарстанның инвестицион мәйданнарында: технопарклар, сәнагәть һәм махсус икътисади зоналарында iPMS кертү буенча эш башланырга тиеш”, - дип Линар Якупов билгеләде.

Искә төшерик, 2013 елның гыйнварендә Татарстан делегациясенең Малайзиягә рәсми визиты кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм XYBASE компаниясе Генераль директоры Сухайми Абу Хасан арасында очрашу узды. Очрашу барышында XYBASE уйлап тапкан BLESS бизнес-процессорларын электрон тәэмин итү системасын презентацияләде. “Бер тәрәзә” принцибына нигезләнгән BLESS системасы (Business Licensing Electronic Support System) бизнес һәм дәүләт органнары арасында аралашу сорауларында һәм Малайзиядә яхшы инвестицион климатын формалаштыруында йогынтысын раслады. Малайзиянең шул системасын куллануының нәтиҗәле тәҗрибәсенә нигезләнеп, Татарстан Республикасының җитәкчелеге республика территориясенә BLESS системасын кертү турында карар иттеләр. XYBASE Малайзия компаниясе вәкилләре февральдә Татарстан Республикасына эш визиты белән килделәр. Визит барышында бирелгән өлкәдә инвестицион эшчәнлеге өчен җаваплы министрлыклар һәм рәислекләр җитәкчеләләре урынбасарлары катнашуы белән Казан IT-паркы мәйданында үткән киңәшмә кысаларында BLESS бизнес-процессорларын электрон тәэмин итү системасын презентацияләделәр. XYBASE вәкилләре, шулай ук, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар. Президент XYBASE компаниясенең эшчәнлеге Татартсан Республикасы өчен кызык булуын билгеләде.

25 февральдә Кама инвестицион форум 2013 кысаларында үткән Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы йомгаклау коммисиясендә XYBASE компаниясе Генераль директоры Сухайми Абу Хасан форум катнашучыларына iPMS – BLESS системасының өлешен кертү буенча планын күрсәтте. Ул, шулай ук, шул электрон системасын кертү рөхсәт ителгән документлар алу процессын җиңеләйткәнен һәм инвестицион проектларын тормышка ашыруының бөтен стадияләрендә карау мөмкинлеген билгеләде.

 

 ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International