Казахстанда Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиле белән очрашу үтте

2013 елның 17 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында ТР ИҮА җитәкчесе, ТР Экспорт корпорациясе һәм Казахстанда ТР вәкаләтле вәкиле Айрат Хасанов белән очрашу узды.

Очрашуда ТР ИҮА җитәкчесе Линар Якупов, ТР Экспорт корпорациясе генераль директоры Айрат Назмеев һәм Экспорт корпорациясе генераль директоры урынбасары Айдар Абдрахманов катнаштылар.

Катнашучылар ТР Экспорт корпорациясе һәм Казахстанда Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллегенең уртак эш перспективалары һәм мөмкинлекләре турында уртаклаштылар. Айрат Хасанов билгеләгәнчә, татарлар Казахстан Республикасы халыгының зур өлешен тәшкил итә. Ул, шулай ук, Казахстан территориясендә Татарстан эшкуарлары берләшмәләре булганын, “Казан” бизнес клубы, КАМАЗ һәм “Нижнекамскшина” эшханәләре эшләгәнен ассызыклады.

ТР Экспорт корпорациясе генераль директоры Айрат Назмеев җавап сүзендә, чималсыз экспорт, кече һәм урта бизнес белән аралашу, Татарстанның эре эшханәләре белән эш итүен билгеләп,  корпорация эшчәнлеге һәм юнәлешләре турында сөйләде.

Яклар, шулай ук, Астанада үтәчәк Халыкара Expo 2017 күргәзмәсендә Татарстан компанияләренең катнашу мөмкинлеген карадылар. Очрашу ахырында катнашучылар уртак эш юнәлешләрен билгеләү турында килештеләр.

 

 ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International