склад комплексын төзү аркасында җылылык изоляциясе продукциясе җитештерүне алга таба үстерүгә юнәлдерелгән проект. Инвесторы - «СОФТ ПАЙП» ҖЧҖ, «Чаллы» АСИҮТ резиденты 2019 елдан инвестицияләр күләме: 72,077 млн сум. Татарстан Республикасы бюджетына салым керемнәре суммасы – елына 113 млн сум.
«З. Саба хокукый ярдәм үзәге, Саба районы» — күчемсез милек белән идарә итүгә юнәлдерелгән. Проектта каралган инвестицияләр күләме 8 млн сум тәшкил итә. Әлеге проект 4 эш урыны булдырачак. Проектны гамәлгә ашырудан ТР бюджетына салым керемнәре суммасы 233 мең сум тәшкил итәчәк. Проектны тормышка ашыру районда инвестицион өлкә һәм аның социаль-икътисади үсеше өчен уңай синергетик эффект тудырачак.
«554 нче карар буенча инвестицион килешү төзү - инвесторның үзе өчен дә, хакимият органнары өчен дә ниятләренең җитдилеген раслау. Бу механизм үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады инде», - дип белдерә Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина.