Бүген IT-паркта Татарстан Республикасы Инвесторлар клубының чираттагы утырышы узды.
Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Илгиз кызы Миңнуллина быел клубның беренче җыелышын сәламләү сүзе белән ачты, анда катнашучыларга, тышкы шартларга карамастан, Татарстанның Инвесторлар клубы диалог өчен иң тотрыклы мәйданчык булуын искәртте.
«Бу киңәшмәнең башкалардан аермасы булып, сорау-җавап дискуссия форматы тора, аның барышында без инвесторларыбызга икътисад өчен киеренке вакытта ничек ярдәм итә алуыбызны тулырак беләчәкбез», — диде үз чыгышында Агентлык башлыгы.
Утырышның спикерлары булдылар:
- Олег Коробченко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры,
- Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил - Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе
- Юлай Миңнуллин, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары,
- Яков Геллер, «ТР Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ генераль директоры.
Чыгышлары барышында спикерлар эшмәкәрләргә ярдәм итү һәм сату буенча тәкъдимнәр, шул исәптән инвестицион өлкәдә дә, хезмәттәшлек мөмкинлекләре һәм яңа урыннар турында сөйләделәр.
Олег Коробченко катнашучыларга бизнеска ярдәм итүнең яңа отышлы чаралары, мәсәлән, җиһазлар лизингы турында сөйләде, шулай ук эре предприятиеләрдә даими үткәрелә торган тәэмин итүче көннәренә дә чакырды.
Юлай Миңнуллин дәүләт ярдәме турында, шул исәптән капитал салуларны яклау һәм бүләкләү турындагы килешү һәм «Капитал салу» дәүләт мәгълүмат системасы базасындагы Реестр турындагы мәгълүматны тулыландырды.
Фәрит Габделганиев маркетплейсларның мөмкинлекләре һәм алар белән хезмәттәшлек итү турында сөйләде, моннан тыш, эшкуарларны маркетплейсларда бушлай белем алуга — «Маркетплейс.Легко» укытуына чакырды.
Яков Геллер «Импортны алыштыру үзәге» — эшкуарлар өчен импортны алмаштыру буенча уңайлы реестр турында сөйләде.
Чараның ахыргы өлеше спикерлар тарафыннан үткен сорауларга җавап биреп узды, алар арасында импортны алыштыру, логистика, сату һәм агымдагы катлаулы шартларда бәяләр күтәрелде. Бизнесменнар Инвесторлар клубы кебек мәйданчык булганы һәм чыгыш ясау мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.