Биш инвестиция проекты АСИҮТ резидентлары статусын алдылар

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Биш инвестицион проект, шул исәптән дүртесе, «Чаллы», «Менделеевск» һәм «Чистай» АСИҮТләрендә эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешүләр төзүгә гаризалар карау буенча комиссия утырышында хупланды.

«Ячеистый бетон» ҖЧҖ «Чаллы» АСИҮТта 617,5 млн сумлык бетон эшләнмәләр җитештерү буенча завод төзергә җыена. Нәтиҗәдә, шәһәрдә 75 эш урыны булдырылачак.

Шулай ук Чаллыда «Брусчатка» ҖЧҖ шул исемдәге продукция чыгара башлый. Проектка инвестицияләр 291 млн сум тәшкил итәчәк. Өстәмә рәвештә 28 кеше эшкә урнаштырылачак.

«Акваполис» ҖЧҖ компаниясе Менделеевскида АСИҮТ резиденты буларак балык үрчетү заводы төзиячәк. Проектка инвестицияләр 100 млн сум тәшкил итәчәк, 18 эш урыны булдыру планлаштырыла.

Чистай АСИҮТта «Камский кондитер» ҖЧҖ кондитер әйберләре җитештерүне җайга салачак, проектка 3,5 млн сум акча кертәчәк. 11 яңа эш урыны булдырылачак.

Шулай ук «Чистай» АСИҮТ территориясендә «Барс аяк киеме компаниясе» ҖЧҖтән күн һәм ПВХ махсус аяк киеме җитештерү проекты гамәлгә ашырылачак. Әлеге проектта планлаштырыла торган инвестицияләр һәм капитал салулар күләме яртысыннан артып киткән, шуңа күрә проект утырышта беренчел күрсәткечләрне үзгәртү белән каралган. Шулай ук планлаштырылган эш урыннары саны да 80 нән 190га кадәр артты.

«Республикада яңа инвесторларны җәлеп итү һәм гамәлдәге инвесторларны үстерү өчен барлык шартлар да тудырыла. Татарстанда барлыгы биш АСИҮТта 124 резидент исәпләнә, шулар ярдәмендә 20,7 меңгә якын эш урыны булдырылган. Барлык проектлар да шул исәптән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы аша уза, һәм без алар буенча нәтиҗә ясыйбыз. Алда әйтелгән кайбер проектлар экспертиза үткәннән соң безнең тәкъдимнәр буенча үз бизнес-планнарны утырышка чыкканчы эшләп бетерде, әмма бу аларга инвестицион фазаны җиңел үтәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип аңлатты Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International