Татарстан Республикасының инвестицион дайджесты: Мөслим районы белән «инвестицион сәгать»

2022 елның 12 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсе кысаларында тотрыклы социаль-икътисадый үсешне тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.

Мондый киңәшмәләр шимбә көнне республика Хөкүмәте йортында даими рәвештә үткәрелә. Район башлыгы докладында район эшчәнлегенең төп күрсәткечләре, тармакларны үстерү, эшмәкәрлекнең торышы, хезмәт хакы һәм эшсезлек, социаль инфраструктура һәм торак төзелеше темплары, мәгариф, төрле өлкәләрдә ирешелгән уңышлар карала.

Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин хәбәр иткәнчә, 2022 елда 8 млрд сум күләмендә фаразлана торган тулай территориаль продукт күләме 2021 елга карата 109,6% тәшкил итәчәк.

Хәзерге вакытта Мөслим районында 4 эре инвестор — «Чаллы икмәге», «Август», «Агросила» акционерлык җәмгыятьләре, «Агромастер» җитештерү компаниясе, шулай ук 73 крестьян (фермер) хуҗалыгы эшли:

- «Август-Агро» 1200 башка исәпләнгән заманча сөт-товар комплексының икенче фермасын эшләтеп җибәрә. Инвестицияләр күләме 900 млн сум тәшкил итә.

- «Туган як» агрофирмасы бөртеклеләрне һәм техник культураларны чистарту һәм киптерү буенча югары җитештерүчәнлек комплексын эшләтеп җибәрде. Бу комплекс орлык әзерләү өчен фотосепаратор белән җиһазландырылган. Комплекска инвестицияләр күләме 150 млн сум тәшкил иткән.

- Исламов КФХ 14 мең тоннага кадәр ашлык сыйдырышлы 4 складтан торган яңа элеватор төзеде. Проектка инвестицияләр күләме 100 млн сум тәшкил иткән.

— «Акчарлак» крестьян-фермер хуҗалыгы кошчылык фермаларында производствоны модернизацияләде, 300 млн сум кертте.

- «Фаиза» СХПССК 100 тонна сөт эшкәртү егәрлеге булган сыр җитештерү заводын эшләтеп җибәрде. Инвестицияләр күләме 140 млн сум тәшкил иткән.

- ИП Хәбибуллин 230 кв. метр мәйданлы азык-төлек кибете төзи, инвестицияләр күләме 10 млн сум тәшкил итә.

Тэглар: Татарстан Республикасының инвестицион дайджесты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International