Renco S.p.A. компаниясе Татарстанда яңа проектларда кызыксынган

2013 елның 24 июле, чәршәмбе

Очрашу барышында Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында Италия компаниясе “СМАРТ Сити Казан” проекты белән кызыксынуын белдерде. Алар бизнес алып бару принципларын тәкъдим иттеләр һәм Республикада эшли башлау өчен проектны эзләгәннәре турында белдерделәр.

ҖЧҖ “РЕНКО.РУ” (Россиядә эш итү максатында барлыкка килгән компания) генераль директоры Давид Гогуадзе билгеләгәнчә, Италия компаниясе вәкилләре делегациясе Казанга эш визиты белән “СМАРТ Сити Казан” проекты кысаларында эш итү мөмкинлекләрен карау максатында килделәр.

Искә төшерик, ТР ИҮА җитәкчелеге белән Renco S.p.A. 2012 елның февралендә очраштылар – нәкъ шул вакытта аларга “СМАРТ Сити Казан” мәйданын презентацияләделәр. Шул ук вакытта Renco S.p.A. генераль директоры Джованни Рубини Татарстан территориясе Renco S.p.A. проектларын тормышка ашыру өчен яхшы урын булу мөмкинлеген белдерде. Апрельдә Италия компаниясе хезмәттәшлегендә кызыксынуы турында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Джованни Рубини белән очрашуында билгеләде. Уртаклашу темаларын санап торганда ТР Президенты Renco S.p.A. компаниясенең “СМАРТ Сити Казан” проектында катнашу турында сүзе үткән.

Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы бүген дә ТР ИҮА җитәкчесе, ТР Үсеш Корпорациясе вәкилләре һәм Renco S.p.A. компаниясе арасындагы очрашуында уртаклашу темасы булып торды. “СМАРТ Сити Казан” Татарстан Республикасында хезмәт индустриясе өчен яңа үсеш этабына һәм Республикада, Казанда яңа бизнес-үзәгенә әйләнәчәк”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе Линар Якупов ассызыклады. Яклар, шулай ук, Италия компаниясен Татарстанда эшли торган инвесторлар белән очрашуларны оештыру мөмкинлекләре турында уртаклаштылар. Үзенең Татарстанда тормышка ашырырга мөмкин булган эш юнәлешләрен компания якын вакытта күрсәтергә вәгъдә бирде.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International