Metalsa компаниясе Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлектә кызыксынган

2013 елның 26 июле, җомга

Мексика компаниясенең яңа бизнесны үстерү буенча директоры Альфредо Вильянуэваның Татарстанга визиты Metalsa компаниясенең Татарстан Республикасы Инвестицион Үсеш Агентлыгының инвестицион семинарында катнашу нәтиҗәсе булып тора.

Искә төшерик, 2013 елның 27 июнендә ТР ИҮА Россия Федерацясендә Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиллеге белән бергә Татарстан Республикасы үсешенең приоритетлы юнәлешләр буенча тышкы семинарлар сериясен ачты. Господин Вильянуэва Мәскәүдә үткән машина төзелеше һәм автокомпонентлар беренче тышкы семинарында катнашты. Шул вакытта Татарстан Республикасының инвестицион мөмкинлекләре һәм мәйданныры, ТР машина кластеры анализы һәм Татарстанга инвестицияләгән машина компанияләренең төҗрибәләре күрсәтелгән.

ТР ИҮА җитәкчесе Линар Якупов белән очрашуында Альфредо Вильянуэва компаниянең төп эшчәнлек юнәлешләрен күрсәтте. Очрашуда, шулай ук, ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру рәисе Вайет Форд, ТР ИҮА Инвестицион проектларын алып бару һәм аларга булышу бүлеге рәисе Артур Нигъматуллин катнаштылар. “Компания 1956 елда барлыкка килгән һәм хәзер машина сәнәгате өчен иң зур китереп торучылардан берсе булып тора”, - дип Альфредо Вильянуэва билгеләде.

Татарстанда, Metalsa компаниясе КАМАЗ Россия машина җитештерүчеләрнең берсе белән хезмәттәшлек итергә ниятләнә. Яклар, шулай ук, Татарстан Республикасында компаниягә ярдәм итү, мәгълүмат белән тәэмин итү турында уртаклаштылар.

Алдагы хезмәттәшлек сорауларын карау өчен компания Metalsa 2013 елның августында килергә планлаштыра.

 

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International