3 имзаланган килешү - Татарстан Республикасында 3 яңа мәктәп

2022 елның 23 декабре, җомга

2022 елның февралендә Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгына «Мәгарифне үстерү» федераль дәүләт программасы кысаларында концессион килешүләр механизмын кулланып мәктәпләр төзү буенча сайлап алуның өченче дулкынында катнашуга гаризалар бирде, шулардан 3 мәктәп сайлап алынды. Бу «ВЭБ.РФ» үсеш корпорациясе яңа мәктәпләр төзү буенча дәүләт-хосусый партнерлык программасын координацияләү өчен «ПроШкола» дип аталган яңа структура формалаштыру турында игълан иткәннән соң мөмкин булды. Элегрәк 44-ФЗ буенча дәүләт сатып алулары гына гамәлгә ашырылган иде.

"Өч проектның инвестицияләр күләме 7,8 млрд сумга тигез. Бу безнең республикада дәүләт-хосусый партнерлык принципларында мәктәпләр төзү буенча беренче тәҗрибәбез", - дип уртаклашты ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Әлеге проектны тормышка ашыру өчен Сбер концессия килешүе тәкъдим итте. ТР ИҮА икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге, ТР Финанс министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә ведомствоара эш үткәрде.

Уртак эш нәтиҗәсендә 2022 елның 23 декабрендә 3 концессион килешү имзаланды:

1.Татарстан Республикасында «Казан ш., Идел буе районы, Р. Гәрәев ур., «Идел киңлекләре», «Сандугач агачлыгы», «Әкият урманы») адресы буенча 1501 урынга исәпләнгән гомумбелем бирү мәктәбе» мәгариф объектын финанслау, төзү һәм эксплуатацияләүгә карата концессион килешү;

2. Татарстан Республикасында «Чаллы шәһәре, 34 комплекс адресы буенча 1501 урынга гомуми белем бирү мәктәбе» мәгариф объектын финанслау, төзү һәм эксплуатацияләүгә карата концессион килешү;

3. Татарстан Республикасында «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Түбән Мәтәскә авылы» адресы буенча 500 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе» мәгариф объектын финанслау, төзү һәм эксплуатацияләүгә карата концессион килешү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International