14 гыйнварда Казанда ислам илләре һәм Татарстан Республикасы командалары арасында Kazan Hockey Cup хоккей турниры старт алды. Ачылу тантанасы Спорт сарае бозында узды.
Турнир башланыр алдыннан команда вәкилләре шәһәрнең «Кол Шәриф» төп мәчетендә узган коллектив намазда катнаштылар. Стартны шоу-программа, шулай ук Татарстан эстрадасы йолдызлары Эльмира Кәлимуллина, Марат Яруллин һәм «Казан Нуры» халык уен кораллары оркестры чыгышлары башлап җибәрде.
12 ир-ат һәм 5 хатын-кыз коллективы арасында турнир 17 гыйнварга кадәр ике аренада: Спорт сараенда һәм «Татнефть Арена»да узачак. Kazan Cup расписаниесе белән монда танышырга мөмкин.
Хамел аль Кубейси, БГӘнең кышкы спорт төрләре федерациясе вице-президенты:
- Мондый чараны оештырган һәм безнең хоккейчыларны бер турнирда берләштерү өчен Татарстанга зур рәхмәт. Без Казанны очраклы гына сайламадык – ул ислам хоккее башкаласы, биредә мөмкинлекләр күп, яхшы инфраструктура. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре - кызу ил, әмма шуңа карамастан без кышкы спорт төрләрен актив үстерәбез. Без шулай ук Якын Көнчыгышта хоккей дөньясы лидерлары һәм хоккей химаясе астында безнең регион илләрен берләштерү яклы.
Әлегә безнең сарайларыбыз аз, әмма без барлык теләүчеләрне балалар секцияләренә ала алмыйбыз. Хоккей Эмиратларда, аеруча кызлар арасында бик популяр булды. «Ак Барс» белән имзаланган меморандум безнең регионда һәм Фарсы култыгының барлык илләрендә хоккей үсешенә ярдәм итәр дип өметләнәбез.
"Ак барс" ХК матбугат хезмәте