Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы, Татарстан Республикасы Үсеш Корпорациясе һәм Лаеш районында торучылар арасында очрашу Столбище авылының урта мәктәбендә үтте.
Очрашуның төп темасы Лаеш районында урнашкан “СМАРТ Сити Казан” мәйданының үсеше булып торды. Авылда торучылар шул проектны күзәтеп торалар һәм аның белән кызыксыналар дип билгеләделәр. “СМАРТ Сити Казан” турында видеоролигын карагач, күп ис киткеч сүзләр әйтелде. Тамашачылар, роликны карагач, “СМАРТ Сити Казан” проектын яхшырак аңлый башлау турында ассызыкладылар.
ТР ИҮА җитәкчесе Линар Якупов билгеләгәнчә, “СМАРТ Сити Казан” проекты бөтен Лаеш районы территориясен үстерүгә юнәлгән. Ул, шулай ук, проектның концепциясе, хәзерге хәле һәм “СМАРТ Сити Казан” брендының барлыкка килүе турында сөйләде.
“СМАРТ Сити Казан” проектына охшаган шәһәрләрне үстерү якынча 10-15 ел дәвамында бара”, - дип Линар Якупов өстәп әйтте. – “Мәйданда беренче биналар 2015 елда әзер булачак. Сезне 1 октябрьдә булачак “СМАРТ Сити Казан” проекты беренче бина төзелешенең таш куюда катнашырга чакырабыз”.
Татарстан Республикасы Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов проектның инфраструктура үзенчәлекләрен тәкъдим итте.
“Сорау-җавап” сериясендә Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм Столбище авылының башлыгы Владимир Михеев катнаштылар. “СМАРТ Сити Казан” проекты турында сораулар күп бирелде. Кайбер сораулар проектның урыны, инвестицион мәйданы территориясендә йорт алу мөмкинлеге турында булды.
Бизнес вәкилләре шул проектта катнашу һәм аның территориясендә үзенең продукциясен тормышка ашыру сорауларында кызыксындылар. Җавап сүзендә Линар Якупов проектның бизнес өчен ачык булуы турында ассызыклады.
Очрашу ахырында катнашучылар шундый очрашуларны ешрак үткәрү турында килештеләр.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте