Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "2023 елга Татарстан Республикасында җан башына һәм халыкның төп социаль-демографик төркемнәре буенча яшәү минимумы күләмен раслау турында" 1433 номерлы карары бүген Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.
2023 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында җан башына исәпләгәндә яшәү минимумы күләме 12 219 сум тәшкил итәчәк, эшкә яраклы халык өчен – 13 319 сум, пенсионерлар өчен – 10 508 сум, балалар өчен – 11 852 сум.