РФ Хөкүмәт Йортында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумның оештыру комитеты утырышы узды

2023 елның 3 феврале, җомга

Киңәшмә Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин рәислегендә узды. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, оештыру комитеты әгъзасы буларак, утырышта катнашты һәм форумның эшлекле программасын тәкъдир итте.

Оештыру комитеты утырышында чаралар планы расланды, эшлекле программа проекты каралды һәм нигез итеп алынды, чараны алга этәрү, масштаблы чакыру кампаниясен оештыру өчен төрле федераль инструментлар җәлеп ителде.

"Эшлекле программаның агымдагы версиясендә 15 трек буенча 127 сессия. Һәр сессияне оештыру - ул федераль үзәк һәм ислам илләре коллегалары белән максатчан эш алып бару, сценар планнарны раслау, спикерларны сайлау һәм раслау, катнашучылар-тыңлаучыларны аңлау, модератор әзерләү, залны техник җиһазландыру һәм рәсми тәрҗемә телләрен раслау, документларны имзалауга, резолюцияләргә һәм карарларга әзерләү буенча зур эш», – дип уртаклашты Талия Миңнуллина.

Россия Федерациясе вице-премьеры Марат Хөснуллин 2022 елда билгеләнгән киңәшмәдә оештыру йөкләмәләре бирелүен искәртте, аларның үтәлеше агымдагы көн тәртибендә тора. Форумның эшлекле программасы проектына аерым игътибар бирелде, ул чараның төп максатларына – ислам дәүләтләре белән икътисадый, сәүдә, социаль-мәдәни элемтәләрне үстерү өчен конструктив диалог үсешенә ярдәм итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International