Визит барышында Татарстан Республикасы делегациясе Беларусь Республикасының монополиягә каршы җайга салу һәм сәүдә министрлыгы, «Белоруссия универсаль товар биржасы» ААҖ вәкилләре, БелТПП җитәкчелеге белән эшлекле очрашулар уздырачак.
Шулай ук «Минск» Ирекле икътисади зонасына, Минск шәһәр технопаркына, «Бөек таш» Индустриаль паркына бару планлаштырылган.
Мондый визитларны оештыру тәҗрибә уртаклашу һәм мөнәсәбәтләрне үстерү максатларында бик мөһим.