РФ Тышкы эшләр министрлыгы KazanForum буенча ИХО илләренең илчеләрен җыйды

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Бүген Мәскәү шәһәрендә Россия Тышкы эшләр министрлыгының Кабул итү йортында «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме җитәкчелеге Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган дәүләтләрнең илчеләре белән очрашты. Очрашуда ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең 40ка якын илчесе катнашты.

Очрашу барышында «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» чарасы турында фикер алыштылар.

«Май ахырында Казанда «Россия – ислам дөньясы: Kazanforum» халыкара икътисадый форумы узачак, ул инде федераль дәрәҗәгә чыкты. Ул Стратегик караш төркеменең махсус утырышы белән бер үк вакытта узачак. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары - хөрмәтле коллегалар чара турында мәгълүматны үз җитәкчеләренә җиткерерләр һәм аны уңышлы итү өчен барысын да эшләячәкләр дип өметләнәм», – дип белдерде тышкы эшләр министры Сергей Лавров.

«Бүген ислам дөньясы халыкара сәясәт, икътисад һәм гуманитар хезмәттәшлек буенча үз мәнфәгатьләре булган уникаль цивилизацион берләшмә булып тора, ислам икътисады дөнья икътисадының мөһим өлеше булып тора», — диде ТР Рәисе.

«KazanForum» – төркем эшчәнлегенең икътисади платформасы, бу мәгънәдә ул уникаль – мондый форум Россиядә юк», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе форум кысаларында кунаклар көтүен әйтте:

«Быел бездә 200 төрле чара булачак. 17 майда хөкүмәтара комиссияләр утырышлары узачак. 18 һәм 19 майда 140тан артык сессия һәм бай туристик һәм мәдәни программа узачак. 20 майда дини эшлеклеләр Съезды һәм, әлбәттә, Россиядә ислам динен кабул итүнең традицион бәйрәме, ул борынгы Болгар шәһәрендә 21 майда узачак. Бу бәйрәм ел саен үткәрелә, ләкин аның һәрвакыт үзенчәлекләре бар. Быел Мөхәммәд Пәйгамбәрнең 11 реликвиясен алып килергә планлаштырабыз, бу һичшиксез мөһим вакыйга булачак һәм күп кунакларны җәлеп итәчәк. Kazanforumда очрашуга кадәр», - Талия Миңнуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International