ТР ИҮА һәм дәүләт корпорацияләре коллективлары балалар һәм ата-аналар өчен Балтач авылында әзерләнгән гаилә бәйрәмендә катнаштылар.
Искә төшерик, хәйрия Ураза-бәйрәме Балтач авылында икенче тапкыр үтә. Узган елда мәхәлли эшкуарлар теләге буенча Рамазан ае тәмамлау хөрмәтенә бәйрәм тантаналы итеп үтте. Бәйрәмне ел саен үткәрергә һәм анда Республиканың бөтен районнарыннан кунакларны чакырырга дип карар ителде.
Хәләл сәнәгать паркы «Балтач» алдындагы территориясендә уеннар, конкурслар, аттракционнар оештырылды. Кунаклар төрле бәйрәм ризыкларын ашап карадылар. Бәйрәмнең төп ризыгы биш казанда әзерләнгән плов булып торды.
Бөтен Татарстан регионнарыннан, күрше республикалардан 1000 нән артык кеше бәйрәмдә катнашты. Словакия иленнән ТР Экспорт Корпорациясе вәкилләре белән бергә килгән кунак та бәйрәмдә катнашты. Бәйрәмдә, шулай ук, Балтач районы идарәсе Рамиль Нутфуллин, “Балтач” хәләл индустриаль паркы директоры Ильназ Якупов, “Милли индустриаль хәләл ассоциациясе” башкарма директоры Иршат Юнусов катнаштылар.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов бәйрәмдә катнашучыларны Рамазан ае тәмамлау белән котлаганда, Балтачта үтә торган бәйрәмнең ел саен киңәюен ассызыклады.
“Сезне монда каршы алырга шат һәм кызыксынуыгыз өчен рәхмәт”, - дип Линар Якупов белдерде.
Балалар һәм ата-аналар өчен бәйрәм кысаларында төрле чаралар әзерләнелде. ТР ИҮА вәкилләре белән бергә балалар акбур белән “Балтач” хәләл индустриаль паркы алдындагы асфальтта төрле рәсемнәр ясадылар. Рәсемнәрнең темасы Ураза-бәйрәм булып торды. Кызлар мәчетләр, болытлар, чәчәкләр, кояны ясап, малайлар үз урынында машина һәм кәрапларны күрсәттеләр. Бүләкләрсез дә балалар калмадылар. Аларга мәктәп өчен әйберләр, тәмле ризыклар һәм уенчыкларны бирделәр.
Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе ватманнарда фломастер белән рәсем ясау һәм скрепкалардан иң озын чылбыр җыю конкурсын үткәрде.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте