Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән очрашуда киңәшмә Россия һәм чит ил инвесторларының биш яңа проектын карадылар.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов кергән Күзәтүчән киңәшмәсенә МИЗ “Алабуга”да урнашкан хәзерге резидентларының проектларын күрсәттеләр. Мәсәлән, “Интерскол” һәм “Алабуга-Моторс” компанияләре үзенең эшчәнлеген киңәйтергә һәм махсус зона территориясендә активлыгын үстерүе турында белдерде. “Интерскол” билгеләгәнчә, ул “Интерскол инжиниринг үзәге”н ачырга планлаштыра. Шул проект елга 15 яңа әйбер чыгарырга һәм масштаблы тәҗрибә һәм төзелеш эшләрен үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.Үзәкне ачу “Синергия” индустриаль паркы модульләренең берсендә планлаштырыла.
“Алабуга-Моторс” компаниясе “Форд” һәм башка марка машиналарын нигез шассилары белән тәэмин итү буенча җитештерүне оештыра. Машиналар арасында махсус транспорт та керә, мәсәлән, такси, беренче медицина ярдәме, балаларны ташу машиналары, электр һәм газ машиналар. “Хухтамаки” фин компаниясе МИЗ “Алабуга” территориясендә бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, кәгазь һәм пластик төргәкләү әйберләрен җитештерү буенча “Хухтамаки Алабуга” заводын төзергә планлаштыра. Шул завод Идел буенда, Көнбатыш Себер, Казахстан һәм Уралда булган McDonald`s рестораннарын стаканнар һәм капкачлар белән тәэмин итүче төп китереп торучы булачак дип көтелә.
Тагын бер проект – “КамГеоТэкс” компаниясе машина, тимер юл һәм гидротехникада кулланыла торган каты георешеткалар җитештерүен башлаячак. «Магистраль технологияләр» Россия компаниясенең зона территориясендә магистраль инженер ятьмә өчен көпшәләр инновацион җитештерүен булдырырга нияте бар. Ике компания “КамГеоТэкс” һәм «Магистраль технологияләр» үзләренең проектларын төзелеш этабында торган индустриаль паркы “Синергия” территориясендә тормышка ашырырга планлаштыралар. Парк төзелеше 2013 елның февралендә башланды һәм 2014 елның беренче кварталында төмамланыр. Компанияләр, “Синергия” тулысынча төзелгәч, анда эшли башлау өчен, резидент булу барышын хәзер үк үтә.
Бүген утырышта, МИЗ “Алабуга” резидентларының кадрлар сорауларын карау функциясен үз эченә алачак байлык үзәген булдыру турында килешүгә килделәр.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте