Татарстан һәм Мексика хезмәттәшлек өлкәсен киңәйтү турында белдерделәр

2013 елның 12 августы, дүшәмбе

Мексика Кушма штатларырының Россия Федерациясендә Хезмәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Рубен Бельтран Татарстан Республикасының башкаласына бер көнлек эш визиты белән килде.

Рубен Бельтран башлыгында торган делегация составына, шулай ук, Мексика инвесторлары группасы керде.

ТР ИҮА җитәкчесе Линар Якупов Рубен Бельтран белән июль аенда Мәскәүгә барган эш визиты кысаларында очрашты. Яклар хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында уртаклаштылар. Уртаклашуның бер темасы Рубен Бельтран һәм Мексика компанияләренең Казанга визит оештыру булып торды.

Көннең беренче яртысында Бельтран әфәнде ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру рәисе Вайет Форд һәм ТР ИҮА Инвестицион проектларын алып бару һәм аларга булышу бүлеге рәисе Артур Нигъматуллин белән очрашты. Очрашу барышында Мексика Кушма штатларырының Россия Федерациясендә Хезмәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесенә Татарстан Республикасының инвестицион һәм икътисади потенциалын, “СМАРТ Сити Казан” проектын презентацияләделәр.

Шуннан соң Мексика илчесе Роберт Галиуллин белән бергә IT – паркта Антон Грачев белән очрашты. Шунда аңа “Иннополис” проектын күрсәттеләр һәм Бизнес-инкубатор проектлары белән таныштырдылар. Рубен Бельтран, шулай ук, Бизнес-инкубатор диварында истәлекле язуын калдырды.

Шул ук көнне Бельтран әфәнде Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм Татарстан Республикасының Сәүдә һәм сәнагәть пулаты рәисе Шамиль Агеев катнаштылар.

Үзенең Казан Кремле резиденциясендә кунакларны сәламләгәндә, Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Мексика арасында хезмәттәшлек тәҗрибәсе булуын һәм Мексика Кушма Штатлары бизнесы белән яхшы элемтәдә торуын билгеләде. Президент, шулай ук, узган ел нәтиҗәсендә Татарстан һәм Мексика арасында тышкы сәүдә әйләнеше якынча 60 млн. доллар тәшкил итүе турында сөйләде. Әйләнешнең зур өлеше вертолет техникасы һәм нефтехимия продукциясе тәшкил итте.

“Шулай ук фән һәм тикшеренү өлкәсендә хезмәттәшлек мисаллары бар”, - дип Рөстәм Миңнеханов өстәп әйтте. – “Шулар арасында, мәсәлән, Казан федераль университеты ике Мексика университеты белән хезмәттәшлектә тора. Хәзер без икътисади өлкәдә актив эшләргә тиеш”.

Татарстан Республикасының Президенты сүзләре буенча, хезмәттәшлекнең перспектив өлкәләре арасында машина төзелеше, химия һәм нефтехимия тора. Республика, шулай ук, авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә Мексика белән хезмәттәшлек итүдә кызыксына. Шулай ук туризм, спорт өлкәсендә тәҗрибә белән алмашу, студентлар белән алмашу хезмәттәшлеккә зур өлеш кертәчәк дип Рөстәм Миңнеханов билгеләде.

Рубен Бельтран үз чиратындаТатарстан башкаласында беренче тапкыр булганын ассызыклап, Казанга визитының тәэсире турында ТР Президенты белән уртаклашты. Мексика илчесе, аның ТР ИҮА белән тыгыз хезмәттәшлек итүе турында да белдерде. Ул, шулай ук, республика башлыгын Мексикага танышу визиты белән килергә чакырды.

Мексика илчесе Россиягә “Зур егермелек” саммитына сентябрь аенда Мексика президенты Энрике Пенью Ньетоның килүе турында белдерде.

“Мин Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе турында беләм. Сезгә шул сорауда ярдәм итергә эзер,” – дип  Рубен Бельтран билгеләде.

Мексика Кушма Штатларырының Россия Федерациясендә Хезмәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Рубен Бельтран, хезмәттәшлекнең машина төзелеше, фармацевтика, медицина хезмәте, авыл хуҗалыгы өлкәләрен ассызыклап, Мексика компанияләренең Россия базарына чыгу ниятен раслады.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International