Татарстан Республикасының Азнакай муниципаль районы Татарстан Республикасы рәислегендә узган республика киңәшмәсе кысаларында тотрыклы социаль-икътисадый үсешне тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.
Мондый киңәшмәләр атна саен республика Хөкүмәте йортында уза. Район башлыгы докладында район эшчәнлегенең төп күрсәткечләре, тармакларны үстерү, эшмәкәрлек торышы, хезмәт хакы һәм эшсезлек дәрәҗәсе, социаль инфраструктура һәм торак төзелеше темплары, мәгариф, төрле өлкәләрдә казанышлар карала.
Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин район үсешенең мөһим күрсәткече булып тулаем территориаль продукт күләме торуын билгеләде, ул узган ел йомгаклары буенча 89,7 млрд сум яки чагыштырма бәяләрдә 102% тәшкил иткән. 2023 елга план - 95,4 млрд сум.
Районның тотрыклы үсешенә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру ярдәм итә. Муниципаль район буенча инвестицияләрнең гомуми күләме 2022 елда 6,4 миллиард сум дип бәяләнә, бу 2022 елның 2021 елга чагыштырма бәяләрендә 105% тәшкил итә.
Азнакай тегү фабрикасы трикотаж әйберләр җитештерү цехын эшләтеп җибәрде. Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 25 млн сум тирәсе тәшкил итә.
«СпецМаш» заводы Россия буенча 10нан артык дилерга җиһазлар сата, якын һәм ерак чит илләргә җибәрә. Кораллы көчләр өчен бронялы кузов-фургоннар, техниканы ремонтлау өчен запас частьләр, күчмә команда пунктлары җитештерә. Кузов техникасы җитештерү цехы төзү планлаштырыла, бу продукция күләмен ике тапкырдан артык арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Инвестицияләр күләме 70 млн сумнан артык тәшкил итәчәк.
«Татнефть» ААҖ инициативасы белән Актүбә бистәсе базасында энергия нәтиҗәле экологик тотрыклы торак пункт төзү проекты гамәлгә ашырыла. Территория Татарстанның көньяк-көнчыгышында яңа үсеш ноктасына әверелә. Биш йөздән артык эш урыны булдыру планлаштырыла.
Шулай ук районның төп бурычларының берсе - резидентларны сәнәгать паркларына җәлеп итү. 2022 елда 9 эшмәкәр резидент статусын алды. Азнакай районы территориясендә барлыгы 6 аккредитацияләнгән муниципаль сәнәгать паркы урнашкан, анда 28 предприятие продукция җитештерү һәм хезмәт күрсәтү белән мәшгуль, 545 кеше эшкә урнаштырылган. 2022 елда сәнәгать паркларына 141,5 млн сум акча җәлеп ителгән.