Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында Татарстан Республикасына туры чил ил инвестицияләрен җәлеп итү буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы министрлыклары, идарәләр һәм муниципаль органнар вәкилләре катнаштылар.
Катнашучылар Татарстан территориясендә булган хәзерге инвестицион проектларында чит ил капиталларының роле турында сөйләштеләр. Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов сәламләү сүзендә Татарстан Республикасының чит ил инвесторлары өчен сөйкемле регионнарының берсе булып торганын билгеләде. Шуңа күрә Линар Якупов бөтен министрлыклар, идарәләр һәм муниципаль органнар республика территориясендә инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен кирәк булган мәгълүмат белән тәэмин итү эшендә активрак булырга кирәклеген ассызыклады.
“Хәзер Татарстан Республикасы территориясендә инвестицион проектларны алып бару өчен электрон системасын булдыру буенча эш бара”, - дип Линар Якупов билгеләде. – “Система инвестицион проектларның үсеше этапларын күзәтеп торырга мөмкинлек бирәчәк”.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе киңәшмәдә инвестицион өлкәдә эш итә торган министрлыклар, идарәләр һәм муниципаль органнар вәкилләренең аз саны булганын билгеләде. Искә төшерик, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәисе булган Татарстан Республикасының Инвестицион киңәшмәсе утырышы нәтиҗәсендә шул өлкәдә җаваплы булган исемлек формалашкан.
Очрашу барышында Татарстан Республикасына туры чил ил инвестицияләрен җәлеп итү һәм товар, хезмәт өчен булган таказаны канәгатьләндерүенә юнәлгән инвестицион проектларны тормышка ашыру буенча кайбер тәкъдимнәр мөрәҗәгатъ ителде.
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Инсаф Хайруллин 13-14 сентябрьдә Казанда “Бердәм халыкара транспорт һәм логистика системасын булдыру һәм аның үсешенең хәзерге һәм киләчәк хәле” Халыкара транспорт һәм логистика форумы үтәчәген ассызыклады. Форум кысаларында “Россиядә транспорт системасы үсеше (2010-2015)” Федераль программасының “Зөя регионара мультимодаль логистика үзәге” беренче проекты презентациясе булачак.
Киңәшмә барышында, шулай ук, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе республиканың медицина һәм авыл хуҗалыгы өлкәләренең үсешенә игътибар итергә кирәкләген ассызыклады. Моның өчен республикада һәр регионының мөмкинлекләрен җентекле тикшерү булуы таләп ителә.
Очрашу ахырында Линар Якупов катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм министрлыклар, идарәләр һәм муниципаль органнар вәкилләре катнашкан Татарстан территориясендә булган инвестицион проектларына чит ил инвестицияләрен кертү буенча киңәшмә ай саен үткәрүен әйтте.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте