Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Татарстан Республикасы рәислегендә узган республика киңәшмәсе кысаларында тотрыклы социаль-икътисадый үсешне тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.
Мондый киңәшмәләр атна саен республика Хөкүмәте йортында уза. Район башлыгы докладында район эшчәнлегенең төп күрсәткечләре, тармакларны үстерү, эшмәкәрлек торышы, хезмәт хакы һәм эшсезлек дәрәҗәсе, социаль инфраструктура һәм торак төзелеше темплары, мәгариф, төрле өлкәләрдә казанышлар карала.
Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров район үсешенең мөһим күрсәткече булып тулаем территориаль продукт күләме торуын билгеләде, ул узган ел нәтиҗәләре буенча 8,6 миллиард сум тәшкил иткән, 2022 елда чагыштырма бәяләрдә 15% ка арткан. Район агымдагы елга 9,2 млрд сумга ирешү бурычын куйды.
Районның тотрыклы үсешенә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру ярдәм итә. 2022 елда төп капиталга инвестицияләр үсеше темпы 170% тәшкил итә, гомуми рәвештә 1,9 млрд сум акча салынган.
Май аенда яңа инвестор «Чистополье» холдинг компаниясе яңа авыл хуҗалыгы предприятиеләре — «Дрожжаное Рассвет Агро» ҖЧҖ һәм «Молко-Дрожжаное» ҖЧҖ оештырды. Хуҗалыклар тарафыннан 2026 елга кадәр үсешнең юл картасы расланды. «Дрожжаное Рассвет Агро» ҖЧҖ хуҗалыгы үсемлекчелеккә махсуслашкан. Хуҗалыкның 2023 елга планнары: 1200 баш сыерга исәпләнгән сөт комплексы төзү, проектның бәясе 1,2 млрд сум тәшкил итә. Шулай ук өч филиалда 300 млн сумлык ашлык киптерү комплекслары урнаштыру планлаштырыла.
«Молко- Дрожжаное» ҖЧҖ хуҗалыгы терлекчелеккә юнәлтелгән. Агымдагы елның гыйнварында хуҗалык районда беренче азык үзәген эшләтеп җибәрде. Хайваннарны тотуның нәтиҗәлерәк технологиясенә күчү максатыннан, инвестор 120 млн сумлык дүрт бүлекчәдә булган сөт-товар фермаларын реконструкцияләгән.
Икътисади үсешнең төп факторларының берсе - уңай инвестицион климат формалаштыру һәм инвестицияләр җәлеп итү. Сәнәгать мәйданчыгының хәзерге резидентлары җитештерү әйләнешен арттыра. Ел йомгаклары буенча сәнәгать мәйданчыгы резидентларының әйләнеше 189 млн сум тәшкил итә, 39% үсеш белән.
Мәйданчыкның тутыру дәрәҗәсе 47% тәшкил итә. Районның алдагы елларга бурычы - сәнәгать мәйданчыгының җәлеп итүчәнлеген арттыру, резидентлар өчен максималь икътисади яктан уңай шартлар тудыру.
Сәнәгать паркы территориясендә «Хайрат» ҖЧҖ резиденты тарафыннан 130 млн сум инвестицияләр белән кәгазь төргәкләр чыгару заводы төзү проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Быел «Низаметдинов И.И.» ИП 1500 кв. м. мәйданлы сәүдә үзәге төзүне планлаштыра. Хисап елында инвестицияләрнең гомуми күләме 30 млн сум тәшкил итә.